«Уенчык ясау осталары»: әңгәмә (6+)
14
Декабрь 2022
Чәршәмбе
13 декабрь көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен курчак ясау тарихына багышланган «Уенчык ясау осталары» дигән әңгәмә узды. Чара Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында «Безнең тамырлар» программасы буенча оештырылды. Балалар «Курчак каян барлыкка килде» легендасы беләр танышты, курчакларның нинди төрләре булуы, рус Матрешкасының барлыкка килү тарихы турында белде, «Замана балалары нинди курчаклар белән уйный?» кебек сорауларга җавап бирде һәм «Әкияти курчаклар» викторинасында катнашты. |